Аптикаев Фуат Шаех улы 1907 елда Башкорстанның Янаул районы Чишмә авылында туган. Ул 1927 елда Бөре педтехникумын тәмамлап, иҗтимагый фәннәр укытучылары хәзерли торган университетның философия факультетында һәм Казан профессура институтында укый.1931 елда Мәскәү элемтә инженерлары университетында укыта. 1938 елдан Алабугада эшли. Алабуга рабфагы директоры, аннан пединститутның кафедра мөдире. Бөек Ватан сугышы башлангач, Фуат Шәех улы, кулына корал алып, Ватанны саклаучылар сафына баса. Фронтта һәм тыныч хезмәттә күрсәткән батырлыклары өчен 1 дәрәҗә Ватан сугышы, ә тыныч тормышта Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә. Аптикаев Ф.Ш. 1973 елның 8 ноябрендә вафат була.
Материал взят из книги Д.Каюмовой "Навеки в памяти народной": Очерки, статьи,списки погибших елабужан в Великой Отечественной войне, участников Великой Отечественной войны.-Чаллы:издательство "Хаерле иртә!", 2000.224 стр, илл.