Арсланов Шәймәрдән Шәйсолтан улы
Арсланов Шәймәрдән Шәйсолтан улы 1925 елның 1 гыйнварында Актаныш районы Марый Ямалы авылында туа. 1937 елда җидееллык, 1941 елда унъеллык мәктәпне тәмамлый һәм укытучы булып эшли башлый. Ә 1943 елның 1 гыйнварыннан аны армия хезмәтенә алалар. Мәскәүгә пулеметчылар командирлары әзерләү техникумына җибәрелә, аны тәмамларга туры килми, урта белемле курсантларны очучылар мәктәбенә алалар, ләкин комиссия нәтиҗәләре буенча аңа очучы булырга ярамый, шуңа күрә ул Роменск шәһәренә һава десанты частенә алына. 1944 елның июнендә бу часть Карело-фин фронтына озатыла.
- Фронтта сугышка кергәндә, - дип искә ала ветеран, - автоматчылар ротасында идем. Эшелон белән Ленинград яныннан фронтка барганда, төнлә немец самолетлары составны бомбага тота башладылар. Без вагоннардан төшеп, урманга йөгердек. Отбой булгач, тагын төялеп киттек. Безнең максат Карелияне азат итү. Барыбызга да резин жилетлар өләштеләр. Төнлә снарядлар, миналар шартлый башлады, һавада самолетлар, бомбардировщиклар сугыша. Карелия авылларын бер-бер артлы азат итә башладык. Мине батальон командиры Бакиров үзенә связной итеп алды.
Фронтта иң авыр чор – Маннергейм линиясен тар-мар итү булды. Бу – катлы-катлы ныгытма, барысы да җир астында, дотлар, дзотлар, траншеяләр бишәр, алтышар рәтле чәнечкеле чыбыклар белән киртәләнгән, һәрберсе миналанган. Ул ныгытмаларны без ике атна ала алмадык. Шул чакта бер атна буе ач тордык, чөнки продуктлар һәм пешекчеләр 100 км. артта калып тоткарланып торды.
Ике атна дигәндә безгә термит снарядлар белән “Катюша” лар, самолетлар, авыр артиллерия ярдәмгә килде. Алар бер тәүлек буе дошман өстенә ут яудырып торды. Шулай итеп, без бу оборонаны өздек.
Шушы операция вакытында мин яраландым. Окоптан чыгып, 5-6 адым атлауга уң ягымда мина шартлады. Мин шуышып траншеягә төштем, траншея тулы су иде, яралы килеш су эчендә ятарга туры килде, шунда бик каты салкын тиде. Мине Калинин шәһәренә госпитальгә озаттылар. Шулай 1945 елның мартында беренче группа инвалид булып өйгә кайттым. Миңа 20 яшь иде.
Сугыштан соң Шәймәрдән абый мәктәптә укытучы булып эшли. Алабуга укытучылар институтын, аннан Казан педагогия институтын тәмамлап, Саба районы Шәмәрдән эшчеләр бистәсендә мәктәптә 1985 елга кадәр рус теле һәм әдәбияты укытучысы, уку-укыту мөдире булып эшли. Алдынгы укытучы, актив пропагандист Шәймәрдән Шәйсолтан улы 1973 елда Почет грамотасы белән бүләкләнә, ә 1978 елда аның исеме Татарстан Республикасының Почет китабына языла.
Тормыш иптәше Гамбәрия апа 1985 елда эш урынында һәлак була. Аның җәсәден улы Валериан Шәймәрдән улы Алабугага алып кайтып җирли. Шәймәрдән абый картлык көнендә улы тәрбиясендә булган.
Материал автор Д. Каюмованың “Халык хәтерендә мәңгегә” китабы буенча әзерләнде.