АШИРБӘКОВ Әхмәтрәшит Рәшит улы (1914, хәзерге Төмән өлкәсенең Төмән районы Турай авылы - 28.1.1944, Украина ССР, Бердичев шәһәре), Советлар Союзы Герое (17.11.1943), рядовой. Бөек Ватан сугышына кадәр тракторчы булып эшли. 1941 елның июленнән Кызыл Армиядә, 1942 нең августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 737 нче аерым кабельле элемтә ротасында линияләр караучы (3 нче гв. танк армиясе). Брянск, Үзәк, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Украинаны азат итүдә катнаша. 1943 нең 24-25 сентябрендә армия командующие белән гаскәрләр арасында өзлексез элемтә тәэмин иткәндә батырлык күрсәтә. Бердичев шәһәре янында барган сугышта һәлак була. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои земли Тюменской. Свердловск, 1975; Днепр - река героев. Киев, 1983; Золотые звёзды Полесья. Киев, 1985.