1932 елның 20 гыйнварында Саба районы Төбәк авылында дөньяга килә. Бабасы Шәфигулланы авыл халкы XIX гасырның ахырларында укымышлы мулла буларак чакырып китерә. 1917 елгы революциядән соң аның мал-мөлкәте хөкүмәт файдасына конфискацияләнә, тик, бәхетләренә, репрессиягә эләкми, гаиләсе белән авылда яшәп кала. 1930 елларның урталарында Шәфигулланың балалары үсеп җитә һәм алар йортлары тартып алынганнан соң вакытлыча яшәп торган мунча-өйләреннән чыгып, яңа йорт салып керәләр. Балалары арасында Касыйм исемле улы зирәк акыллы, белемгә омтылучан һәм гадел булуы белән аерылып тора. Шуңа күрә аны халык 1930 нчы еллар ахырында авыл Советы рәисе итеп сайлап куя. Үзе дә гаделлек сөйгәнәгә күрәме, Касыйм авылда тырышлыгы-уңганлыгы белән дан казанган Гаделбану исемле кызга өйләнә. Аларның мәхәббәт җимешләре булып, беренче балалары Асия дөньяга килә.1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башланып киткәч, Касыйм агага күп балалы гаилә башлыгы һәм авыл җитәкчесе буларак бронь бирелә. Ләкин авылдашларының сугыш кырларында һаләк булулары турында бер-бер артлы хатлар килә башлагач, йөрәге түзми, үз теләге белән фронтка китәргә гариза яза. “Бөтен авыл күз яше түккән чакта сау-сәламәт башым белән өйдә ятарга халыктан оялам”, - ди ул хатынына. 1942 елның язында Гаделбану әби, алты баласын – алты кызын куенына кысып, ирен яу кырына озатып кала. Ләкин Касыймга, фашистларга каршы сугышасы урында, кара исеме белән даны чыккан Суслонгер хәрби лагеры газапларын күрергә туры килә. Курсантларга дип бирелгән азыкны читкә сатып баеп яткан офицерлар лагерьда чын мәгънәсендәге төрмә тәртибе кертәләр. Солдатларга ашарга бирелми, авырулар дәваланмый, җитмәсә 10 чакырым ераклыкта урман кистереп, шуны сазлык аша иңнәренә салып ташыталар. Ач курсантлар офицерлар ашханәсеннән чыгарып түгелгән бәрәңге кабыклары, башка ризык калдыклары белән тукланырга мәҗбүр булалар. Касыйм бу хакта, җаен туры китереп, авылга хәбәр итә, һәм Гаделбану, юк ризыкны бар итеп, төенчеккә азык төлек төйнәп, ире янына Суслонгерга юлга чыга. Берничә ай эчендә ике тапкыр бара ул анда. Ул илткән ризыклар Касыймның кулына килеп кергәндерме, юктырмы – анысы билгесез, әмма ире өчен утка да, суга да керергә әзер булып ерак, газаплы юлга чыккан батыр хатын-кызга һәйкәл куйсалар, ул нәкъ менә Гаделбану сурәтендә булыр иде.
Суслонгерны исә-сау үтеп чыккач, Касыйм аганы фронтка җибәрәләр. Һәм аңа туган җиренә әйләнеп кайтулар насыйп булмый.Ирсез калган гаиләдә авыр, газаплы көннәр башлана. Гаделбану көн-төн колхоз эшендә. Сугыш елларында авылда да хәрби тәртип урнаштырыла: 12 сәгатьлек эш көне кертелә, эшкә чыкмау яисә беразга гына соңга калу җинаять дип исәпләнелә. Колхоз кырларыннан кесә төбенә генә салып кайткан ашлык өчен дә төрмәгә утыртулары ихтимал. Көз-кыш айларында утын кытлыгы башлана, Төбәк өстенә авып кына торган урманнан бер корган ботак та алып кайтырга хакың юк – монысы да җинаять. Асия, төннәрен чанага төяп, чыбык-чабык тартып кайта. Качып-посып кына инде, лесник тотса, чанаңны да җимерә, балтаңны да алып китә. Мал азыгы кытлыгын әйткән дә юк, каралты түбәсенә ябылган, тәмам кибеп, тузанланып беткән саламга кадәр ашатырга туры килә терлеккә. Авылда малларның баш саны бик нык кимесә дә, Гаделбану сыерын саклап калуга ирешә, сугыш елларындагы ачлыктан шул сыер саклап алып чыга аның балаларын. Бәхетенә, үги кызы Назыйра һәм Асия йорт-хуҗалык эшләрендә аның уң кулы булалар. Сеңелләре Нурия, Нурания, Ләлә, Мөнәвәрә алар тәрбиясендә үсә.
1943, 1944 елларның кыш-яз айларында Төбәк авылында ачлык хөкем сөрә. Бигрәк тә балалар авыр кичерә ачлыкны, араларында шешенеп үлүчеләр дә күп була. Гаиләдәге төпчек кыз Мөнәвәрәнең гомерен бик зур тырышлык белән саклап калалар. Халыкка яшәү көче биреп язлар җитүгә Гаделбану кызлары Мишә болыннарына, урман буйларына ябырыла. Кычыткан, какы, кузгалак, балтырган һәм шулар янына былтырдан җирдә калып өшегән бәрәңге кәлҗемәсе аларны ач үлемнән саклап кала.
1945 елда илгә җиңү килгәч тә әле тормышлар тиз генә җиңеләйми – 1946 елның язы шулай ук Төбәк авылы халкы өчен катлаулы сынау була.
Сугыштан соңгы елларда авыл Советына промышленность предприятиеләренә эшче куллар җибәрү буенча разнарядка килеп төшә. 1948 елны, 19 яшьлек Асияне дә шушы исемлеккә кертәләр. Донбастагы ташкүмер шахталарында эшли ул. Җиләк кебек өлгереп җиткән япь-яшь кызлар бригадасы җир астына динамит ташый. Күмер шартлату өчен кулланыла торган бу куркыныч коралны алар махсус лифтларга төяп, 300 метрга кадәр төшерәләр.
Шахтада 2 ел эшләп кайтканнан соң, Асия апаның бөтен гомере туган авылы, колхоз эше белән бәйләнгән. Терлекчелекә дә, кырчылыкта да эшләп, уңган колхозчы булып таныла, тырыш хезмәте КПСС райкомы Мактау Грамоталары һәм колхоз идарәсенең мактау кәгазъләре белән бәяләнгән.
1955 елда авылның уңган-булган, оста куллы егете Тимерхан Вилданов белән яратышып гаилә коралар. Кайнанасы Гөлбикә әбине үз анасыдай күреп тәрбияли Асия, аны кадерләп соңгы юлга озаталар. Бу гаиләдә Фәнил (1957), Хәлил (1960), Венера (1962), игезәкләр – Илфира һәм Земфира (1970) исемле балалар туып үсә. Алар барысы да Гаделниса һәм Гөлбикә әбиләреннән, ата-анасыннан күркәм тәрбия алып, кешеләргә кирәкле һөнәрләр үзләштерәләр һәм хәзерге вакытта һәркайсы үз гаиләләрен корып, балалар, оныклар үстерәләр. Асия апа бүгенге көндә кызы Илфира гаиләсендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә.