Аскарова Гизелбанат Кәрим кызы 1922 нче елның 12 нче апрелендә ТАССР ның Саба районы Төбәк авылында 6 балалы гаиләдә 3 нче бала булып дөньяга килгән. 1929 нчы елда Төбәк башлангыч мәктәбенә укырга керә һәм 4 класс кына белем алган.
1932 нче елда каты авырудан әнисе үлә.1933 нче елны корылык башлана.Аларның хәтта ашарларына да булмый.Әтиләре, барлык балаларын алып, Казахстанның Чимкент шәһәренә китә. Әтисе белән 2 апасы ит комбинатына эшкә урнашалар. Банат апа кечкенә балаларны карый.Бер ел ярым вакыт узгач, алар кире авылга кайталар.Ул вакытта аңа 13 яшь була.Ике олы апасы Чимкентта эшләргә калалар,ә кечкенә энесе тиф авыруыннан вафат була.
16 яшьлек вакытында аны район үзәгенә СПТУга тракторист-механизаторлар курсына җибәрәләр.Авылдан алар ике кыз булалар. Укыган чорда кызлар Юлбат авылында торалар.Ярты ел укыйлар.Сугышка кадәр Банат апа “Кызыл байрак” колхозында тракторда эшли.
1941 нче елның 22 нче июнендә сугыш башлана.Бу хәбәрне алар авылдашларыннан беләләр.Ул көннән соң ирләрне сугышка ала башлыйлар.Барлык авыр эшләр хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төшә. Банат апа сугыш чорында да тракторда эшли.
1942 нче елның кышында аны Арча районына урман кисәргә җибәрәләр.Урман янында Чиканас авылы була, берничә кеше бер әбидә торалар.Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшлиләр,көнгә бер генә мәртәбә ашыйлар.Кыш көне тракторларны ремонтлыйлар,яз көне чәчү чәчәләр,көз көне җыеп алалар. Басудан черек бәрәңге җыеп алып кайталар. Кычыткан, кузгалак, кыр суганы ашыйлар.Ашарга хәтта ипи дә булмаган. Барлык икмәк “Фронт өчен, җиңү өчен” кирәк.
1945 нче елның 9 нчы маенда сугыш бетә. Бу вакытта аңа 23 яшь була.1945 нче елның май ахырында сугыштан булачак ире –Шәяхмәт кайта.Аңа 29 яшь була.Көз көне алар өйләнешәләр.Сугыштан соң Банат апа колхоздатөрле эшләрдә эшли. Алар Шәяхмәт абый белән 57 ел бергә гомер итәләр, 7 бала тәрбияләп үстерәләр.
Бөек Ватан сугышы ветераны Шәяхмәт абый 2002 нче елда вафат була. Банат апага 94 яшь.Аның 15 оныгы,18 оныкчыгы бар.Бүгенге көндә Төбәк авылында кече улы белән килене тәрбиясендә кадерле әни, дәү әни булып гомер кичерә.