АСКИН Гайфетдин Гафиятулла улы (10.10.1924, хәзерге Башкортстан Республикасының Нуриман районы Чураш авылы), Советлар Союзы Герое (27.6.1945), гвардия сержанты (1945). 1941 нең гыйнварыннан 1942 нең июленә кадәр Уфа нефть эшкәртү заводында оператор ярдәмчесе булып эшли. 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 43 нче гвардия артиллерия полкында тупчылар командиры (5 нче гв. армиясенең 15 нче гв. укчы дивизиясе). Воронеж, Дала, 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Украинаны, Белоруссия, Польша, Чехословакияне азат итү сугышларында, Берлинга һөҗүм операциясендә (1945) катнаша. Висла елгасы буенда Поценув авылы тирәсендә урнашкан Сандомир плацдармындагы дошман оборонасын өзгәндә батырлык күрсәтә: 1945 нең 12 гыйнварында һөҗүм сугышында расчёт белән бергә 3 станоклы пулеметны һәм 40 ка якын солдатны юк итә, Одер елгасын беренчеләрдән булып кичә һәм дошманның контрһөҗүмен кире кайтаруда катнаша. 1946 дан запаста. Сугыштан соң Нуриман районы Укарлы авылы, Нуриман районы советлары рәисе, 1954-57 дә КПССның Нуриман райкомы секретаре. Чураш авылында яши. Ленин, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Славные сыны Башкирии. Уфа, 1965. Кн. 1; Высоты мужества. Уфа, 1982.