АЙТКУЛОВ Сәлим Нигъмәт улы (10.1.1913, Казакъстан Республикасы Урал өлкәсенең хәзерге Җангали районы Мухор поселогы - 24.4.1975, Уральск шәһәре), Советлар Союзы Герое (17.10.1943), кече лейтенант (1945). 1930 елдан Уральскида заводта эшли. 1941 нең июленнән Кызыл Армиядә, сентябрьдән Бөек Ватан сугышы фронтларында. 60 нчы армиянең 75 нче гвардия укчылар дивизиясендә 231 нче гвардия укчылар полкы автоматчысы. Воронеж, Үзәк, 1 нче һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Харьков оборонасы операциясендә (1942), Курск сугышында (1943), Украина, Польша, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә. Сугыштан соң Уральск өлкәсе кулланучылар берлегенең оештыру бүлеге җитәкчесе. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга героев. К., 2000; Герои Приуралья. Уральск, 1965; Герои Советского Союза - казахстанцы.А.-А., 1968. Кн. 1; Ракипов Ш.З. Хранить вечно. К., 1980.