Бадикова Рәйсә Бадиковна 1928 елның 5 ноябрендә Урта Сон авылында дөньяга килә.
Сугыш башланганда ул 13 яшьлек кыз була. Әтисе фронтка киткәндә берсеннән- берсе кечкенә 6 бала калалар алар (Рәйсә апа иң өлкәне). «Без тырыш булдык, сыер асрадык бәрәңге утырттык, шуның нәтиҗәсендә ач булмадык» - дип сөйли ул. Ә ул елларны искә алганда күзләре яшьләнә. Чөнки ул барлык авыр эшләрдә дә катнашкан: урак та урган, урман да кискән, чабата киеп, ерак жирләрдән икмәк тә ташыган. Мәктәптә дә тырышып укыган. «7 классны гына бетерә алдым, калганын укырга мөмкинлек булмады, әнигә туганнарымны үстерергә булышырга кирәк иде», - дип авыр сулый Рәйсә апа. Ә әтисеннән 1 генә хат алып калалар алар. Кабат аның турында бернинди хәбәр дә белмиләр, «кара кәгазь» дә килми хәтта. Соңгы елларда гына сеңлесенең малае интернет аша эзләтеп, анын кайда кумелгәнлеген, кайсы елда үлгәнлеген белә алды.
Яратып йөргән егетенә тормышка чыгарга насыйп булмый ана. Урамга чыккан жиреннән урлап алып кайталар аны. Ләкин алай төзелгән тормыш озакка сузылмый, яшь баласын калдырып, кайтып китә Рәйсә апа. Аннары күрше Кече Сон авылына ике балалы иргә кияүгә килә, үзе дә җиде бала алып кайта. Тырышлыгы, эшне җиренә җиткереп эшләргә омтылуы аркасында, 1965 елда амбарда эшләгәндә кул чугын өздерә. Рәйсә әби гомеренең соңгы көннәренә кадәр балаларына кадерле әни,оныкларына сөекле әби булып яши.