1922 нче елның 22 нче августында Саба районы Төбәк авылында Мөхәммәтсабир белән Мәфтуха гаиләсендә 5 нче бала булып дөньяга килә.Төбәк җиделлык мәктәбендә 7 класс белем ала.17 яшендә Казанга китеп, ФЗӨ га укырга керә. Кремль янындагы 4 нче номерлы тегү фабрикасына тегүче булып эшкә урнаша. Алар сугышчыларга киемнәр тегәләр, окоп казуда катнаша. Казанда яшәгән вакытта ул гел концертларда катнаша торган була. Аның тавышы бик моңлы була, матур җырлый. Гармунчы Фәйзи Биккинин, җырчы Гөлсем Сөләймановалар белән бер группада йөргән. Күп кенә яңа язылган җырларны сәхнәдә беренчеләрдән булып ул башкарган. Шул вакытта аны Казанга консерваториягә чакыралар, документларын алып килергә кушалар, ләкин ФЗӨ дан аңа документларын бирмиләр, җибәрмиләр.
Казаннан ул авылга кайта. Авылда Афзалниса апа төрле эшләрдә эшли: сыер савучы, бригадир, авыл советы секретаре, клуб мөдире, почта бүлеге мөдире. 1944 нче елда сугыштан яраланып кайткан Галимов Сәет абый белән гаилә коралар, 2 бала үстерәләр.1946 нчы елда ире вафат була.
1950 нче елда Төбәк авылы егете Багманов Хуҗахан белән гаилә коралар. 7 бала тәрбияләп үстерәләр. 1971 нче елда Ире Хуҗахан бик яшьли (45 яшьтә) якты дөнья белән саубуллаша. Афзалниса апа берүзе 7 бала белән тол кала. Балаларын берьялгызы тәрбияләп үстерә. 1999 нчы елда каты авырудан соң 75 яшендә вафат була.Төбәк авылында җирләнгән.