БАШКИРОВ Иван Сергеевич (1926, Мамадыш кантоны, хәзерге Саба районы Завод-Нырты авылы - 5.2.1945, Польша), Советлар Союзы Герое (27.2.1945, һәлак булганнан соң), сержант (1944). 1943 елдан Кызыл Армиядә. 1944 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 47 нче армиянең 143 нче укчы дивизиясе 487 нче укчы полкында пулемётчы. 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Белоруссияне һәм Польшаны азат итүдә катнаша. 1945 нең 15 гыйнварында Летьоново шәһәре (Польша) янында Висла елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Дейч-Кроне (хәзер Польшаның Валч шәһәре) шәһәр-крепостен алу өчен барган сугышта һәлак була. Ленин, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Советлар Союзы Геройлары - якташларыбыз. К., 1990; Батырлар китабы. - Книга героев. К., 2000; Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963.
В.А.Шагалов.