Баязитова Нурҗиһан Вәлиулла кызы 1930 нчы елның 28 нче мартында Әлки районы Урта Әлки авылында дөньяга килә. Гаиләдә 4 бала үсә. Нурҗиһан апа 4 класс белем ала. Сугыш башланганда аңа бары тик 11 яшь була. Ул сугыш чорының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәрә. Колхозда төрле эштә эшли, амбарда эшли. Иртәнге өчтән-дүрттән торып, караңгы төшкәнче - колхоз эшендә эшли. Алабута, башка төрле үләннәр, черек бәрәңгедән пешерелгән ашлар - төп ризык була. Авыр эш, сәләмә кием, ашарга җитмәү үзәккә үтә. Нурҗиһан апа һәм аның туганнары чыпта да сугалар, чабата да үрәләр.
Буыны да ныгымаган яшь кызларны, егетләрне урман кисәргә, торф чыгарырга җибәргәннәр. Урманда ач-ялангач, яңгыр астында, кышкы салкын көннәрдә зур-зур агачларны кискәннәр. Нурҗиһан апа чәчүлек орлык ("симәнә") ташыган. Кечкенә чаналар тартып, җәяү барганнар. Аякларында чабата була, язгы юлда ул чабаталар да юешләнеп, таралып төшә. Бер көн эчендә авылга кайтып җитеп булмый. Юл өстендәге авылларда йоклый кергәннәр. Бөтен җирдә ачлык, юклык була. Хуҗалар кайнар судан башка, ашарга бернәрсә дә бирә алмаганнар. Симәнә орлыкны урламасыннар дип, капчыкларын баш астына салып йоклаганнар. Нурҗиһан апа 1957 нче елда Әлки районы Борнай авылына Баязитов Фаатка кияүгә чыга. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Колхоз эшендә 42 ел эшли.
2014 нче елның 23 октябрендә арабыздан китеп бара.
(Чуваш Борнае авыл җирлеге материалы)