1930 нчы елның 8 августында Саба районының Тенеки авылында крестьян гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә алар 4 кыз булалар. Үзе сөйләгән буенча, Тенеки авылында 4 сыйныф белем ала. Моннан соң, тормышлары бик авыр булганлыктан, колхозда эшли башлый. Берсеннән-берсе кечкенә 4 бала булган бу гаиләдә әти-әниләренә тормышны алып баруы бик авырга туры килә. Кычыткан, черек бәрәңге ашап, иске кием киеп яшиләр алар. Ләкин шулай булса да, тормыш авырлыкларына бирешмиләр, сынмыйлар. Сугыш башлануын Мөбарәкшиннар гаиләсе күрше-күлән сөйләгәннәрдән беләләр. Озак та үтми, Кәшип абыйны сугышка алалар. 20 көнгә ялга кайтарып торалар да, яңадан алып китәләр. Шул китүеннән ул инде әйләнеп кайтмый. Бары тик үле хәбәре генә килә. Бәләкәй Зәмфәрия ул вакытта әле 8 яшьлек кенә була. Дошманнарның җиңелүен, сугыш бетүен алар солдатлар сугыштан кайта башлагач кына беләләр. 1952 елда Саба районы Юлбат авылында Зәмфәрия апа Бәдегытдинов Дәүлигә кияүгә чыга. Бик матур гаилә коралар: 3 малай, 2 кызлары дөньяга килә. Уллары Фазыл кечкенә чакта ук үлеп китә, кызлары Венера 7 яшендә суга бата, уллары Салават 2007 нче елда вафат була. 2 балалары хәзерге вакытта исән-сау. Кызы Чулпан үзенең гаиләсе белән Апас районында гомер кичерә, улы Айдар Саба районы Юлбат авылында шулай ук үз гаиләсе белән төп йортта яши. Лаеклы ялга чыкканчы, Зәмфәрия апа Юлбат авылы кибетендә эшли. Бүгенге көндә Саба районы Юлбат авылында, улы Айдар, килене Рәмзия тәрбиясендә яши. 2015 елның августында 85 яшен тутырды. Нәсел дәвамчылары булып торучы 6 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Барысы да аның хәлен белеп, аралашып яшиләр. Сугыш чоры баласы буларак, үзенең хезмәтләре өчен тыл ветераны, 1994 елда “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен” медале, Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 еллык юбилей медальләре белән бүләкләнгән.