ӘБДЕРӘЗӘКОВ Али Касыйм улы (21.12.1912, Сембер губ., Сөнгәләй өязе Зөябаш а. - 1989, Алтай крае, Целинный а.), Сов. Союзы Герое (22.2.1944), сержант (1943). Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый (1935), зоотехник булып эшли. 1941 елның июненнән Кызыл Армиядә, 1942 нең ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, сапёрлар батальоны отделениесе командиры (6 нчы армиянең 333 нче укчылар дивизиясе). Воронеж, Көньяк-Көнбатыш, 3 нче һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Кырымны, Польша, Украинаны азат итү, Берлинны алу сугышларында (1945) катнаша. 1943 нең 26 ноябрендә Каневск авылы тирәсендә Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә. Сугыштан соң Алтай краенда зоотехник булып эшли. Ленин, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Алёшкин А.М. Сердцем на амбразуру. Иркутск, 1976; Боевая слава Алтая. Барнаул, 1978.