БЕЛОУСОВ Василий Игнатьевич (1.1.1919, Вятка губернасы, Алабуга өязе Бондюг авылы - 6.3.1981, Менделеев шәһәре), Советлар Союзы Герое (10.1.1944), капитан (1948). Кече лейтенантлар курсын (1942), Республика партия мәктәбен (1953, Казан) тәмамлый. 1939 елга кадәр Л.Я.Карпов исемендәге химия заводында (Бондюг шәһәр тибындагы поселог) эшли. 1939 дан Кызыл Армиядә. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышында: 6 нчы понтон-күпер бригадасы 15 нче понтон-күпер батальонының понтон взводы командиры. Көнбатыш, Воронеж һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Смоленскины (1941), Мәскәүне саклауда (1941-42), Украинаны, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша. Днепр елгасын кичкәндә Киев өлкәсе, Борисполь р-ны Гусеницы авылы янында (25.9 - 10.10.1943) батырлык күрсәтә. Сугыштан соң 1948 гә кадәр Совет Армиясендә хезмәтен дәвам иттерә. 1948-53 тә Л.Я.Карпов исемендәге химия заводында эшли, 1953 тән шунда ук партия эшендә. 1963 тән КПССның Менделеев шәһәр комитетында. Ленин, 1 нче, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Советлар Союзы геройлары - якташларыбыз. К., 1990; Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1982.
В.А.Шагалов.
Литература: Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963: Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1982. Кн. 1.
В.А.Шагалов.