1931 елның 29 нчы июлендә Саба районы Сатыш авылында ишле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Алар гаиләдә 5 бала булалар. Сугыш еллары михнәтләрен балачак елларыннан татырга туры килә аңа. Сугыш елларында Бибимәрфуга апа 10 яшьлек бала була. Нинди генә авыр еллар булуга карамастан, Бибимәрфуга апа 7 класс белем алу бәхетенә ирешә. Бибимәрфуга апа сүзләренә караганда, сугыш башта әтисен, аннары абыйсын үз тырнаклары эченә ала, бу чор балаларына әниләре белән янәшә көндәлек кыр эшләренә чыгарга туры килә. Борчак саламы чабу, көлтә җыю бала үзәгенә үтәрлек булган шул, дип авыр көрсенә язмамның герое. Хатын кызлар урак белән ашлык урганда, яшь балаларны карау да аларның төп бурычлары булган. Авылда җитештерелгән һәрбер әйбер фронтка киткән. Ашаган ризыклары бәрәңге кабыгы, алабута ипиләре, умачлы аш һәм җирдә үскән һәрбер үлән. Налог- заемы да асраган сыерның сөтен авыз итәргә мөмкинчелек бирми торган елларга эләгә шул сугыш чоры балаларының тормышы.
Сатыш мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлагач Бибимәрфуга апа шушы авылда оешкан “Дружба” тегү цехына эшкә керә.
19 яшендә авылдаш егете Шәрифуллин Габдуллаҗан белән тормыш җепләрен бәйли. Алар иңне- иңгә куеп өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә аның 6 оныгы, оныкчыклары бар.
Сатыш авылында тегү цехы ябылгач, Бибимәрфуга апа гаиләсе белән район үзәгенә килеп урнаша. Монда да ул үз һөнәрен дәвам итә, ә соңрак район кулланучылар җәмгыятенең кунакханәсендә эшли.
Шәрифуллина Бибимәрфуга Габдрахман кызы Сугыш елларында куйган хезмәтләре өчен “Тыл ветераны” һәм “Бөек Җиңүнең 70 еллыгына” медальләре белән бүләкләнә.
Бүгенге көндә Бибимәрфуга апа балаларының тырышлыгы белән җиткерелгән җылы, иркен йортта, илләргә иминлек, җаннарга тынычлык теләп гомер кичерә.