Тыл ветераны Биккинин Миннехарис Биккенә улы, 1928 нче елның 2 нче январендә Татарстан Республикасы Саба районы Иске Икшермә авылында туган.
“Сугыш башланганын урамда уйнап йөргәндә ишеттем.Сугышка яраклы кешеләр барсы да сугышка алынды. Авылда картлар,хатын- кызлар, бала-чагалар гына калды. Колхоздагы бөтен эшләрне шулар башкарды. Яз көне сукалап, тырмалап чәчү чәчтек. Җәй көне печән әзерләүдә йөрдек, эскерт куйдык,урман кистек. Бөтен халык бердәм булды, җиңү өчен дип тырыштык, биргән норманы вакытында үтәп җиңүгә зур өлешебезне керттек. Алабута, кычыткан, черек бәрәңге ашап үстек. Эшләмәгән эш калмады, барында эшләдек. 7 класска кадәр укыдым,”- дип истәлекләрен яңартты Миннехарис абый.
1947 нче елдан 1951 нче елга кадәр армия хезмәтендә була. Аннан колхоз торгызуда эшли.1961 нче елдан 1988 нче елга кадәр Икшермә совхозында диспетчер була, 1988 нче елдан пенсиядә.
Улы Илдус, оныклары Инсаф, Алмаз һәм тормыш иптәше Сәрия апа белән Иске Икшермә авылында гомер итәләр.