Тыл ветераны Биккинина Сәрия Бикмөхәммәт кызы, 1932 нче елның 31 нче январенда Татарстан Республикасы Саба районы Иске Икшермә авылында туган.
“1941 елда сугыш башланды.Сугыш башланганын капка төбендә, агач башында утырганда ишеттем. Әтием Бикмөхәммәтне сугышка озатуы бик авыр булды, кайта алмады улеп калды. Кешеләрнең әтиләре кайта - безнеке юк, гомер буе көттек.Әти сугыштан кайтмагач, кайткан кешеләрне күреп еладык. Сугыш еллары вакытында бик авыр булды, ашарга булмады. Җәй җитүгә, кузгалак, алабута, кычыткан , какы җыеп ашый идек. Иң яманы - ачлык. 1943-46-47 еллар.Сугышчыларга бәрәңге киптереп җибәрдек,”-дип сөйләде Сәрия апа. Сугыш вакытында дуңгызлар көтә. Әнисе белән колхоз атларын карый, фермада сыерлар сава. Яз җиткәч чәчү чәчә, плугарь булып йөри. Көз көннәре урак уруда, төнлә эскертләүдә йөриләр.
Сугыштан соң колхоз торгызуда эшли, фермада сыерлар сава. 1954 нче елны Икшермә авылы егете Миннехарис абыйга кияүгә чыга, 3 кыз , 2 малай тәрбияләп үстерәләр. 1957 нче елдан , пенсигә чыкканчы, Икшермәдә аптекада эшли. 1982 нчы елда пенсиягә чыга.
Улы Идус, оныклары Инсаф, Алмаз һәм тормыш иптәше Миннехарис абый белән Иске Икшермә авылында гомер итәләр.
“Минем, үсеп килүче яшь буыннарга теләгем шул: сугыш афәтләре күрмәсеннәр. Ата-ана тигезлеге белән үссеннәр,” –дип тели Сәрия апа.