Биктимеров Сабур Биктимер улы
1926 елның 8 маенда Минзәлә районының Иске Ашпала авылында туган. Сабурны тормыш иркәләми. Җиде яшеннән ул әнисез кала. Сабур,җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, ветеринария фелдшерлары әзерли торган курсларда укып, үз белгечлеге буенча Минзәлә районында эшли башлый. Ә 17 яше тулгач, ул туган җирен неме илбасарларыннан, аннан япон милитаристларыннан саклауда катнаша. Совет Армиясендә Сабур Биктимер улы 20 ел хезмәт итә. 1963 елда гына ул туган якларга кайта.
Озак еллар Алабуга шәһәрендә “Алабуга” кунакханәсенең директоры булып эшли. Сабур Биктимер улы 1997 елның 28 маенда вафат булды. Аның якты йөзе, мөлаем карашы, искиткеч кешелеклелеге алабугалылар һәм Алабуга кунаклары күңелендә әле озак сакланыр.