ӘБЛӘЗОВ Фәхретдин Рәхмәтгали улы (1913, Әстерхан губернасы , Енотаев өязе Грачи авылы. - 1958, шунда ук), Советлар Союзы Герое (10.4.1945), өлкән сержант (1945). 1935-38 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә. 1942 нең сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 904 нче укчылар полкы отделениесе командиры (59 нчы армиянең 245 нче укчылар дивизиясе). Ленинград һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Ленинград (1944), Карелия муентыгындагы сугышларда, Польша һәм Чехословакияне азат итүдә катнаша. 1945 нең 30 гыйнварында Котовице (Польша) шәһәре тирәсендә Одер елгасын кичкәндә барган сугышта батырлык күрсәтә. Сугыштан соң туган авылында эшли. Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; В созвездии славы. Волгоград, 1976; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 3.