Безнең шәһәрдә яшәүче Надежда Андреевна Богатырева туксан яшьлек юбилеен үткәрдән иде. Аны бу көнне зурлап котладылар.
Ул егерменче елларда Кожаевка авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе тифтан иртә үлә. Кыз да авырый, ләкин исән кала.
Аларның гаиләсе бик ярлы яши. Бер сеңлесе белән ул һәр якшәмбедә хәер сорашып йөри. Мәктәптә дүрт кенә ел укып кала, аннары әнисе авырый башлый. Эшләрлек хәле калмагач, аларга бигрәк тә авырга туры килә. Күршеләре, танышлары аз булса да он, башка продуктлар биреп, аларны ач үлемнән коткарып калалар. Балалар бераз үсә төшкәч, үзләре эшли башлыйлар, ач үлемнән котылалар.
Унҗиде яшьтә Надежда махсус курслар бетереп, тракторга утыра. Яшь булуына карамастан, тырышып эшли, заданиесен дә үти, ватылган тракторын да үзе ремонтлый. Запчастьләрне МТСка үз җилкәсендә егерме чакрым күтәреп алып кайтырга туры килә.
Тормыш авырлыгына түзә алмагач, алар йортларын егерме кило онга сатып, әнисе ягыннан бертуган апасына күчәләр, аның үз гаиләсе булмый. Менә шунда гына алар авыр хәлдән чыгалар.
Сугыш елларында бронь булгач, аны фронтка алмыйлар. Ләкин хезмәт фронтында да җиңел булмый. Көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә, кырдан кайтып керми. Ниһаять, тилмереп көткән Җиңү килә. Ул вакыттагы шатлыкны сүзләр белән генә әйтеп аңлата торган түгел.
Сугыштан соң ул тормышка чыга, ләкин гаилә тормышы барып чыкмый. Ул балаларын алып, Болгарга күчеп килә, район финанс бүлегендә җыештыручы булып эшли, фатир ала. Монда да ул вазифасын намус белән башкара, зур абруй казана.
Хәзер Надежда Андреевна кызы Вера белән яши. Аяклары авыртканлыктан, өйдән сирәк чыга. Фатирлары уңайлы, яшә дә, яшә генә. Ләкин авыр тормыш һәм көч җитмәслек хезмәт сәламәтлеген тәмам какшаткан. Язмыш сынауларын күп күрсә дә, бирешмәгән, әле һаман да ачык йөзле, кунакчыл, хәтере дә яхшы, хәзерге мул тормышка шатланып бетә алмый.