Гөлнәфис Исмәгыйль кызы 1927 елның 10 апрелендә Татар Борнае авылында дөньяга килә. Гөлнәфис апа кызганычка каршы 2017 нче елнын 1 нче октябрь көнне арабыздан китеп барды. Ветераныбыз улы Илгиз гаиләсе белән яшәде. Гөлнәфис апа, янына кергән саен, сугыш елларын искә төшерә иде. Сугыш башланганда аңа нибары 15 яшь була. Әтисе сугышның беренче көненнән үк фронтка китә. 1942 елның көзендә Гөлнәфис апаны ФЗӨ гә җибәрәләр. Монда да аны авыр сынаулар көтә. 6-7 айдан, ФЗӨ таралгач, авылга кайта. Урман кисү кебек авыр эшләрне башкара яшь кыз, яңадан-яңа сынаулар көтә аны. Шатлыклы, күптән көтелгән хәбәр килә: сугыш беткән. 1953 нче елда авыл егете Борһанов Рәхимҗан абый белән гаилә корып җибәрәләр.
Ул бакчада эшләргә яраткан, умартачылык белән шөгыльләнгән. Сайлауларда да актив катнаша иде. Тыл ветераны. Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 еллык юбилей медальләре, 1993 елда “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
1945 елның 9 мае ерагайганнан ерагая бара, исән ветераннарыбыз саны да көннән-көн кими. Ләкин без Бөек җиңүнең нинди бәягә төшкәнен онытмыйк.
*Тыныч тормышның кадерен белер өчен, балалар туган ил тарихын, аның үткәнен белергә тиеш. Туган илгә мәхәббәт, газиз җире өчен җанын да кызганмаган шәхесләребез истәлеге алдында баш ию хисе үзеннән-үзе барлыкка килми, аны уятырга кирәк. Сугыш чорын күргән, сугышта катнашкан, тылда хезмәт куйган данлы шәхесләребезнең хатирәләре туган ил тарихын гәүдәләндерә һәм киләчәк буынга батырлык үрнәге булып хезмәт итә.
(Чуваш Борнае авыл җирлеге материалы).