Шәһәрдәшебез Александра Бородаевага бу көннәрдә 90 яшь тулды. Александра Ивановнаны юбилее белән шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин котлап, аңа РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар. Автоклуб үзешчәннәре исә сугыш чоры җырлары белән ветеранны яшьлегенә алып кайтты.
Александра Бородаева тумышы белән Белгород өлкәсеннән. 1941-1943 елларда ул яшәгән Большетроицкое авылы дошман чолганышында кала. Кызга ул чакта 13 яшь була. Шанлы сугышның ачысын-төчесен татырга, михнәт-газапларын тоярга туры килә аңа.
Совет гаскәрләре Белгородны азат иткән һәм сугыш тәмамланган көн иң сөенечле вакыйга була кыз өчен. Тик әтисе сугышта һәлак була.
-Басуда да эшләдек, яралы солдатларны да карадык, алар янына урманга барып йөри идек, - ди ветеран.
Сугыштан соң илне торгызуда булыша. Мәктәпне тәмамлагач, авыл Советында хисапчы булып эшли, тормышка чыга, кызы Валентина туа.
Зәйгә күчеп килүенә Валентина сәбәпче. Ул югары уку йортыннан соң Ташкентта эшләгәндә, бирегә юллама белән эшкә килгән Зәй егете Борис Князев белән танышып, гаилә кора. Яшь гаилә Зәйгә кайтып төпләнә һәм үзләре янына әниләре Александра Ивановнаны да алып киләләр. Менә 34 ел инде ветеран Зәйдә яши. 88 яшенә кадәр бакчада эшләгән: яшелчәсен дә утырткан, түтәлен дә утаган. Кызының балалары Роман белән Иринаны үстерергә булышкан. Әмма язмыш дигәнең Александра Ивановнаны сыгылдырып сыный: аның бердәнбер кызы Валентина вафат була.
-Александра Ивановнага мин бик рәхмәтле, икенче балабыз тугач, без аны монда күчердек, балаларны да тәрбияләде, безгә дә булышты. Әниләреннән калганда улыбызга - 12, кызыбызга 17 яшь иде, ул аларга әниләрен алыштырды, балаларга ятимлекне сиздермәскә тырышты, - ди Борис Князев.
Ветеран Зәйне үз иткән. “Яшел, төзек, матур шәһәр, гомер көземне биредә уздыруга үкенмим. Киявем, онык-ларым ташламый, килеп хәлемне белешәләр, картлыгымда ялгыз түгел мин”, - ди Александра Бородаева.
Рәзимә Кашапова.