БУЛАТОВ Васил Галләм улы (15.9.1921. хәзерге Балтач районы Чутай авылы - 25.6.1988, Казан), Советлар Союзы Герое (23.8.1944), майор (1946), СССР Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәре. 1942 елга кадәр Чита өлкәсендәге руда комбинатында өлкән бухгалтер. 1942 дән Кызыл Армиядә. Байкал арты укчы-миномётчылар училищесен (1944) тәмамлый. 1944 нең апреленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 102 нче укчы дивизия 40 нчы укчы полкның пулемёт взводы командиры. 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Белоруссияне, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша. 1944 нең 24 июнендә Друть елгасын (Белоруссия) кичкәндә батырлык күрсәтә. 1945 тә Җиңү парадында катнаша. 1946 дан запастагы майор. 1961 дә Казан университетын тәмамлый. 1947-74 тә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында эшли. Ленин, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Советлар Союзы Геройлары - якташларыбыз. К., 1990; Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Навечно в сердце народном. Минск, 1984.
В.А.Шагалов.