БУРМИСТРОВ Вилен Иванович (1925, Бондюг заводы бистәсе, хәзерге Менделеев шәһәре - 24.9.1943), Советлар Союзы Герое (10.1.1944, вафатыннан соң), старшина (1943). 1943 елга кадәр Бондюг химия заводында эшли. 1943 елның гыйнварыннан Кызыл Армиядә. Шул ук елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче гвардия танк армиясенең 6 нчы гвардия танк корпусы 22 нче гвардия мотоукчылар бригадасында отделение командиры. Воронеж фронты гаскәрләре составында Украинаны азат итүдә катнаша. 1943 нең 23 сентябрендә Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Черкасск өлкәсе Канев районы Григоровка авылын азат итү өчен барган бәрелештә һәлак була. Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. I; Шёл парнишке в ту пору... Киев, 1985.
В.А.Шагалов.