Арча контоны Сҽрдек волосте Күкшел авылында хҽлле крестьян гаилҽсендҽ 1910 елның 15 августында туган. ―Без семьяда 11 бала үстек. Ҽтинең кечкенҽ генҽ 6 почмаклы йорты, 1 сыер, 1 аты бар иде. Ҽти итек басты. Абыйларны да шул эшкҽ ҿйрҽтте. Җҽй буе басуда булдык. Кышын ирлҽр итек бастылар. Ҽти, итеклҽрне ат чанасына тҿяп, атналар буе сатып йҿрде. Революциядҽн соң ҽтине кулак дип (1930 ел), тҿрмҽгҽ алып киттелҽр, йортыбызны контора иттелҽр. Ҽнилҽр кечкенҽ балалар белҽн мунчада яши башлады. Мин бу вакытта укуда идем. Абыйларны кулак балалары дип колхозга алмадылар. 7 ир туганым Киров ҿлкҽсендҽ тҿрле эшлҽрдҽ эшлҽделҽр. Мин бу вакытта Кукмара районының Сҽрдек авылында укыта идем, ҽ мине кулак кызы дип укытучылыктан кудылар. Сҽрдектҽн киткҽч, РОНО мҿдире чакырды һҽм Мамадышка 3 айлык укытучыларның белемен күтҽрү курсларына барырга кушты. Син укытучы һҿнҽрен ташларга уйлама, укып кайтканчы бҽлки дҿньялар үзгҽреп куяр, диде. Курслар беткҽч, миңа Саба районына кайтырга тҽкъдим иттелҽр. Саба районында укытучыларга кытлык, диделҽр. Мин үзем дҽ Кукмарага кайтырга атлыгып тормый идем. Саба районына килгҽч, Шекшедҽ 1 ел, Туктар башлангыч мҽктҽбендҽ 6 ел, 1937 елдан Юлбат башлангыч мҽктҽбендҽ пенсиягҽ чыкканчы укыттым. Эш дҽверендҽ РОНО тҽкъдиме белҽн район башкарма комитеты члены итеп сайладылар. Татарстанның алдынгы укытучыларның 1 нче съездына җибҽрделҽр.‖ Тыл ветераны. ―Почет билгесе‖ ордены, ―1941-45 еллардагы батыр хезмҽте ҿчен‖ медале белҽн бүлҽклҽнҽ. Ҽни 1999 елның 8 февралендҽ вафат булды. Ҽнисенең истҽлек дҽфтҽреннҽн улы Абдуллин Хашим язып бирде.