Давлиев Мөхәмәтрәшит Әгъләмша улы 1931 нче елның 9 нчы июнендә Кече Кибәче авылында туа. Башлангыч белемне Кече Кибәче авылында ала.Үсмер чагы Бөек Ватан сугышы чорына туры килә . Сугыш дигән сүзне беренче тапкыр әтисе авызыннан ишетә. Бу куркыныч сүз аның күңелендә тирән эз калдыра. Әтисе Әгъләмша белән абыйсы сугышка китәләр. Әтисе киткәч, тормыш йөген тарту үсмер малай өстенә кала. Бик күп авырлыклар күрә, 10 яшеннән алып колхоз эшендә эшли.
1945 нче елда әтисе сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Әтисе кайтканда, аңа 14 яшь була. 1949 нчы елда армия сафларына алына һәм 1950 нче елда Корея сугышына җибәрелә. Сугышта ул ашыгыч ярдәм машинасында яралыларны ташый. 1953 нче елда сугыш тәмамлана,әмма Рашит бабай армиядә хезмәтен дәвам итә. 1954 нче елда, солдат хезмәтен тутырып, туган авылына кайта . 1954 нче елдан алып 1996 нчы елга кадәр башта “Икшермә”совхозында, ә аннары “Кибәче”совхозында шофёр булып эшли.Хәзергесе вакытта лаеклы ялда, гаиләсе белән Кече Кибәче авылында исән-сау гомер итә.