Һәрвакыт сафта .
Чуваш Борнае урта мәктәбенең Зоя Космодемьянская исемендәге дружина пионерлары сугыш ветераннарына багышланган альбом төзеделәр. Аның беренче битендә Дмитрий Васильевич Дулатовның фоторәсеме урнаштырылган . Үз гомерен яшь бунга белем , тәрбия бирүгә багышлаган ул. Тик Бөек Ватан сугышы еллары гына аның изге эшен бүлгән.
1940 елда Аксубай педучилищесын тәмамлап кайтканнан сон , Дмитрий Васильевич Чуваш Борнае җидееллык мәктәбендә математика укыта башлый. Ләкин тиздән яшь укытучыга , ил белән бергә күтәрелеп , фашистларга каршы сугышка китәргә туры килә.
Иң элек ул элемтәче белгечлеген үзләштерә һәм Брянск фронтында укчы бригадада өлкән телефонист була. 1943 елның мартыннан 1945 елның ноябренә кадәр элемтә бүлекчәсе командиры хезмәтен үти. Ул 5 нче Орлов дивизиясе белән Орел шәһәреннән Көнбатыш Пруссиягә , Берлинга, Эльба елгасы ярына барып чыга. Дмитрий Васильевич командование приказларын үрнәк төстә үтәгән һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында берөзлексез әлемтә белән тәэмин иткән өчен Кызыл Йолдыз , II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә.
1945 елның декабрендә демобилизацияләнеп , туган авылы Чуваш Борнаена кайта һәм сугыш башлау сәбәпле өзелгән хезмәтен яңадан дәвам иттерә. Ә 1951 елда аны мәктәп директоры итеп билгелиләр. Утлар- сулар кичкән элемтәче партия тапшырган әлеге эшкә чын күңелдән бирелеп керешә. Читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлый. Тынгы белмәс кеше ул Дмитрий Васильевич. Сугышып йөргән җирләрендә сәяхәт итеп кайтты, сугышчан дуслары белән очрашты. Ә менә хәзер, Бөек Җинүнен 40 еллыгы алдыннан , полкташлары белән очрашуга Мәскәүгә китте.
Шунысын да әйтергә кирәк, Дмитрий Васильевич авылдашлары арасында үз кеше, хөрмәтле иптәш, яхшы киңәшче булып эшли. Озак еллар буена авыл Советы депутаты итеп сайлана, колхозның башлангыч партия оешмасы секретаре, агитколлектив җитәкчесе, алмаштыргысыз пропагандист. Гомүмән, коммунист Дмитрий Васильевичның тормышы күпләргә үрнәк булырлык.
1937 елда ул Сихтермә урта мәктәбен бары тик «5» ле билгеләренә генә тәмамлый. Ә чынлыкта исә, аның тормышы татлыдан булмый. Иң элек әтисе үлеп китә, озак та тормый әнисе вафат була. Җиде туган ятим калалар. Чабата киеп булса да, мәктәпкә йөри. Чөнки укырга теләге зурдан була аның. Укучыларның укытучысы гына булып калмыйча, укытучыларның остазы булуга да иреште ул.
Хәзерге вакытта Д.В. Дулатов лаеклы ялда. Ул Орел шәһәрендәге ветераннар советынын актив члены, сугышчан дуслары турында материаллар туплау өстендә эшли.
Сугыш һәм хезмәт ветераны авылда яшьләргә хәрби – патриотик тәрбия бирүдә зур тырышлык куя. Карт укытучы бүген дә тормышның кайнар сулышын тоеп , Совет иле граҗданнары тыныч күк астында иген иксеннәр өчен активлыгын киметми яши.
В. Еликов, хәбәрче.
( Коммунизм юлы , 1985 ел, 27. 04.)