ДӘҮЛӘТОВ Баян Яркәй улы (8.3.1924, Минзәлә кантоны Татар Әҗбие авылы - 21.10.1943, Белоруссия ССРның Гомель өлкәсе, Лоевск районы Бывальки авылында җирләнә), Советлар Союзы Герое (30.10.1943, вафатыннан соң), лейтенант. Туган авылында колхозда эшли. 1942 елдан Кызыл Армиядә. 1943 нең маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1281 нче укчылар полкының взвод командиры (65 нче армиянең 60 нчы укчылар дивизиясе). Үзәк фронт гаскәрләре составында Сталинград (1942-43) һәм Курск (1943) сугышларында, Чернигов-Припять (1943) һөҗүм операциясендә катнаша. 1943 нең 17 октябрендә Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: взводы белән Бывальки авылы өчен аяусыз сугыш алып бара; дошманның пулемётларын юкка чыгарып, батальонның һөҗүменә ярдәм итә. Ленин ордены һәм медаль белән бүләкләнә. Дәүләтов исеме Бывальки авылында сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлнең мемориаль плитәсендә чокып язылган, Актанышта мәктәп, урам аның исемен йөртә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Навечно в сердце народном. Минск, 1984; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.