Евдоки́мова Антонина Ивановна (15.8.1907, Казан губернасы, Свиәга өязе Турминский авылы - 1998, Самара шәһәре), колхозчы, Социалистик Хезмәт Герое (1948).
Тәрҗемәи хәле
1941-1959 елларда Подберезье (хәзерге Кайбыч) районының «Революция» колхозында эшли. Герой исеме бодайдан югары уңыш алуы өчен бирелә (1944 тә - 1 га дан 33 ц). 1951-55 тә ТАССР Югары Совет депутаты.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре
Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.