ЕЖКОВ Валентин Фёдорович (27.5.1922, ТАССРның Арча кантоны Арча шәһәре - 19.8.1943, Украина ССР, Донецк өлкәсенең Шахтёр районы Степановка авылы), Советлар Союзы Герое (19.3.1944, үлгәннән соң), гвардия өлкән лейтенанты (1943). 1940 елга кадәр Харьков трактор заводында эшли. Хәрби пехота училищесен (1941) тәмамлый. 1942 нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 13 нче гвардия укчы полкының танкка каршы көрәшү ротасы командиры (2 нче гвардия армиясенең 3 нче гвардия укчы дивизиясе). Донецк, Сталинград һәм Көньяк фронтлары гаскәрләре составында Сталинград (1942-43) сугышында, Украинаны азат итү сугышларында катнаша. 1943 нең 19 августында Степановка авылы янындагы сугышта батырлык күрсәтә: Ежков җитәкчелегендәге рота дошманның 12 танкын юк итә. Шул сугышта һәлак була. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963; Молчанов Б.Л. Ромашки на пьедестале. М., 1977; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Шёл парнишке в ту пору ... Киев, 1985.