Тыл ветераны Фархуллин Халиулла Фархулла улы, 1932 нче елның 18 нче марты Татар Икшермәсе авылында туган.
“Сугыш башланган вакытта миңа 9 яшь була. Сугышта гаиләбездән әтием Фархулла катнашты. Сугыш чорында 4 класс белем алдым, бөтен класска 1 дәфтәр, бер китап, бер каурый иде.
Сугыш вакытында яшәргә авыр иде. Безне туендыручылар әнием һәм абыем Зәйнулла иде. Алар фермада, басуда, сукада, амбарда, чәчүләрдә эшләделәр, эшләгән өчен бер уч он бирәләр иде. Мин аларга булыша идем. Ашау җитми иде.
Сугышта катнашкан әтием белән хат алыша идек. Бер хатында ул кулына пуля кереп яраланганын язды.
Сугыш беткән дигән хәбәрне ишеткәч бик сөендек, елашып та алдык. Әтием исән-сау әйләнеп кайтты, колхозда атлар карады. Бер кулы эшләмәгәч, без аңа гел булыша идек. Сугыш беткәч тә тормыш тиз генә җиңеләймәде. Хәзерге заман балаларына без күргәннәрне күрергә язмасын дип телисе килә”.
Сугыштан соң колхозлар торгызуда эшли, гомер буена совхозда эшләп пенсиягә чыга. Бүгенге көндә, иптәше Нәсимә апа белән, Татар Икшермәсендә гомер кичерәләр.