Тыл ветераныФархуллина Гөлбикә Нигъмәт кызы, 1928 нче елның 8 нче июнендә Саба районы Каз Бигәнәй авылында туган.
Сугыш авылдагы һәрбер йортны кайгыга салды.”Бәхетле балачак” төшенчәсе ул елларда туган балаларга ят нәрсә булды. Авылда 12-15 яшьлек кызлардан бер звено төзеп эшләдек.Көндез молотилкада эшләдек, төнлә белән көлтә ташыдык. Суыру машинасын кул белән әйләндердек, буе җитмәгәннәр ящикка басып әйләндерә иде.
Тормышлар авыр иде без үскәндә, ашарга, кияргә булмады. Безнең 2 кәҗә бар иде, шуларның сөтен җыеп май ясап, Теләчә базарынабарып чабатага алыштырып кайта идек. Яз көне кул белән чәчү чәчтек. Авыр, бик авыр еллар иде. Авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды, ә тормышны алып барырга кирәк иде.
1946-1952 нче елларда колхозда хисапчы булып эшләдем.1955 нче елдан Икшермә больницасында эшли башладым һәм пенсиягә кадәр шунда эшләдем, пенсиядән соң да 12 ел эшләдем. 1950 нче елда кияүгә чыктым, бүгенге көндә Нурислам абыегыз белән бергә гомер кичерәбез, 66 ел бергә яшибез.