1926 нчы елны Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында дөньяга килгән Фатхрахманов Фоат Фатхрахман улыннан сугыш турында сорагач, ул менә нәрсәләр сөйләде: "1943 елның 11 ноябрендә авылдан чыгып киттем. Марийский АССР республикасы Суслонгер шәһәрендә булдым. Анда безне сугышка әзерләделәр. 1944 елның 10 июненнән сугышка киттек. Белоруссиягә барып кердек. Шунда фронт башланып китте. Белоруссияне азат итеп берергәч, Польшага кердек.
1944 елның 10 августында авыр тән ярасы алдым. Пуля бер яктан кереп иренне һәм тешләремне алып китте. Шул ук вакытта бот итемне дә дошманнарның явыз пулясы yeп алды. Шунда мин аңымны югалтып ятканмын. Польшаның Цетлис шәһәре госпиталендә бик озак булдым. Медсестралар үлгән дип белгәннәр. Аңыма килгәч шуышып икенче частька килеп эләктем. Бу Белоруссия шәһәрендә була. Больницада дәваланганнан соң авылга үлгән дигән хәбәрем килә. Аннан сон 3 ай узгач минем исәнлегемне белеп хат алганнар. Шуннан соң да бик күп шзәһәрләрне азат итүдә катнаштым. 1944 елның ноябрендә запасной полкка җибәрделәр. Аннары Ростов өлкәсенең Новошахтинский шәһәренә кайттык, аннары Шахта дигән шәһәргә. Мин Ростовның үзенә поварлыкка укырга киттем. Озера Речица дигән портта 9 ай тордык. Шуннан соң Болоклавага кайттык, анда Ялтада ботанический садта тордык. Соңыннан Мәскәүгә кайтардылар. Мәскәүдә 1950 елның 11 октябренә кадәр хезмәт иттем. Мин 6 ел да 11 ай хезмәт иттем. Аннары туган җиремә Аллага шөкер исән-сау әйләнеп кайттым!”
Туган авылы Яңа Сәрдектә озак еллар колхозда җиң сызганып эшли. Марзыя апа белән дүрт бала үстерәләр, аларны зур тормыш юлына чыгаралар.
Бүгенге көндә ялгыз гына туган нигезендә яшәп ята. Сугыш яралары сызласа да зарланмаска, бирешмәскә тырыша. Без аның батырлыкларын беркайчан да онытмабыз! Сугыш афәте кабатланмасын, илебезнең күге мәңге аяз булсын, таңнарыбыз тыныч атсын иде! Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бик күп Орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә:
-1977 нче ел “Бөек Җиңүнең 30 еллыгы” медале,
-1980 нче ел “СССР Хәрби көчләренең 60 еллыгы уңаеннан” медале,
-1985 нче ел “ II дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы” ордены,
- “Бөек Җиңүнең 40 еллыгы” медале,
-1989 нче ел “СССР Хәрби Көчләрнең 70 еллыгы” медале,
-1995 нче ел “Бөек Җиңүнең 50 еллыгы” медале,
-2000 нче ел “ Фронтовик 1941-1945” күкрәк тамгасы,
-2005 нче ел “Бөек Җиңүнең 60 еллыгы” медале,
-2010 нчы ел “Бөек Җиңүнең 65 еллыгы” медале.
-2015 нче ел “Бөек Җиңүнең 70 еллыгы” медале.