Нәбиулла Фатхула улы 1926 елның 25 нче августында Саба районы Айдар авылында Фәтхулла белән Әсмабикә гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Мәктәптә ул 7 сыйныф белем ала. Тыныч кына яшәп яткан ил өстенә кара кайгы килә. Авылыбызда сугыш җиле кагылмаган бер генә капка, бер генә гаилә дә калмый. Бу вакыйга Фатхуллиннарны да читләтеп узмаган. Әтиләре Фатхула абыйны 1941 елның июлендә үк сугышка алып китәләр. Инде әтисез дә калгач бөтен тормыш авырлыгы олы балалар җилкәсенә төшә. Гаиләдә дә бердәнбер ир бала бит ул... Яшүсмер булуларына карамастан, алар Балык бистәсендәге загот. зернога икмәк ташыйлар. “Капчыкларны күтәрә алмагач, сөйрәп карый идек”,- дип искә ала ул вакытларны.
Нәбиулла абый сугышка 1943 елның ноябрь аенда алына. Сугышка кергәнче Сослангер лагеренда алты ай өйрәнү курсларын үтеп, хәйран чыныгу алырга туры килә аңа. Анда иң беренче итеп окоп казырга өйрәнәләр. Өйрәнү вакытында өйдәгеләр белән хатлар да алышалар. Юлның ераклыгына да карамастан, әнисе Әсмабикә апа ,улын күрер өчен генә булса да, аның янына килә. Чөнки, ул вакытта алабута күмәченнән башка алып килер әйбере дә юк бит аның...
Бер барганында алып килгән шул алабута күмәчен күрсәткәч, моны улларыгызны үтерер өчен алып килдегезме дип, ябып куюларын да искә алды Нәбиулла абый.
“Тагын бер килгәнендә әни белән землянкада кундык. Әнинең аягындагы чабатасы юеш булгач, мин чабатаны киптерергә тимер мичкә сөяп куйган идем, чабатаның хәйран өлеше янган. Землянка өстенә менеп, ташланган солдат ботинкалары юкмы дип эзләп тә карадым, булмады шул. Әни шул көе авылга кайтып китте”- дип искә ала Нәбиулла Фатхула улы.
Бөек Җиңү бик зур корбаннар, сугыш толлары, ятимнәре хакына яуланды. Мәuълүм булганча 1927елда туганнарны сугышка алмаганнар. Ә менә 1926 елда туганнарга сугыш дәһшәтен аз күрергә туры килмәгәндер. Әзерлек сызыгын үтеп, кулдагы пулемётны нык тота белә башлагач аны 1944 елның маенда сугышның икенче Белоруссия фронтына алып китәләр. Сугыш бит, куркам дип тора алмыйсың. “Без барып җиткәндә бер көн алдан гына Грозный шәһәрен немецлардан азат иткәннәр иде. Ә безгә урман эчендә качып калган немецларны куып бетерергә дигән эш йөкләнде. Анда Мәскәү ягыннан килгән санитарный батальон бар иде. Безне шунда җыйдылар. Новгород шәһәренә җибәрелдек” – дип искә ала Нәбиулла абый. Әле генә 17 яше тулган Нәбиулла 1943 елның 19 нчы ноябрендә сугышка алына. Алты айга сузылган әзерлек курсларыннан соң, ягъни 1944 елның маенда сугышның үзенә, икенче Белоруссия фронтына алып китәләр. Әтисенең сугышта үлгән хәбәрен дә әнисе җиткерә аңа. Әмма Нәбиулла солдатка озак сугышырга туры килми. Шундый каты бәрелешләрнең берсендә ул, сул аягы каты яралана.
“Мине бер хәрби күреп күтәреп алып китмәкче булган иде, алып китә алмагач, кабат ат белән килеп алды. Ничек исән калганмындыр , шундагы алты-җиде иптәшемне атып үтергәннәр иде бит” –ди ул. Шуннан соң аңа Сарапул госпиталендә дәваланырга туры килә.
“Барыбыз да шул сугыш кырында үлекләр арасында йөри идек”,- дип искә ала ветеран сугыш кырын.
1945 елның 10 маенда гына туган авылына кайту насыйп була аңа. Поезд белән Арча станциясенә кадәр кайттым. Аннан Чокырча дигән авыл янында 200 литрлы бочкалар төягән бер машина өстендә утырып Теләче военкоматына кайтып төштем. Документларымны военкоматка тапшырдым. Шунда сугыштан яраланып кайтып милиция булып эшләүче авылдашым Ибраһим абыйны очраттым. Ул мине Алга совхозына кайтучы атлыга утыртып кайтарып җибәрде. Аннан мине бабай ат белән каршы алды.
Авырту булсаң да, авылда эш бетәмени... Печән вакытында әни белән апай уфалла арбасына утыртып, мине печән чабарга йөрттеләр. Сугыштан соң ул ат караучы, кладовчик, ферма мөдире хезмәтләрен башкара. Хезмәт чорының соңгы елларында ипи ташучы булып эшләп, лаеклы ялга китә. Нәбиулла ага икенче төркем Бөек Ватан сугышы инвалиды. Ул 1 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Бөек Ватан сугышында җиңүнең юбилей медальләре, Жуков медаленә, Фронтовик 1941-1945, Җиңүнең 55 еллыгына истәлек билгеләре белән бүләкләнә.
“Күрдек инде күрдек. Ил бәхете, җиңү өчен тырыштык... Җиңел булмады ул вакытта, түздек, бирешмәдек. Күп күрсәк, авырлыкларны күп кичерсәк тә, әле һаман яшәп ятабыз, бер михнәтнең, бер рәхәте була аның, менә бит хәзер җәннәттә яшибез, аллага шөкер”, - ди Нәбиулла абый.
Тормыш иптәше Әсмабикә апа белән алар 9 бала тәрбияләп үстергәннәр. Ни кызганыч, бер оя бала үстергән Әсмабикә апа күптән гүр иясе инде. Рәхимсез үлем 2003-нче елда аны тормыш иптәшеннән аера. Бүгенге көндә ветеран улы Илдар, килене Гүзәл гаиләсендә оныклар бәхете кичереп яши.
2011нче елның ноябрь аенда Нәбиулла агага РФ президенты Дмитрий Медведев тарафыннан 2008 нче елның 7 маенда чыгарылган “1941 – 1945 нче еллардагы Бөек ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында” гы указ нигезендә Теләче авылында төзелгән бер фатирда яңа йортның ачкычы тапшырылды.
Хәзергесе көндә “Сугыш булмасын, балалар. Сугыш бик яман нәрсә. Тормышыгызның кадерен белегез,” -дип оныкларын тәрбәияли әлеге сугыш ветераны.