1932 елда Килдебәк авылында крестьян гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. 1921 елгы олы абыйсы 40 яшендә үлеп китә, 1934 елгы Фәрхулла исемле энесе дә инде вафат, 1928 елгы Хәят апасы исән, Казанда яши. «Безнең яшьлек бик авыр чорларга туры килде. Ашарга юк, черек бәрәңге, кычыткан, алабута ашы ашап үстек. Әтием Шәйхулла сугышта хәбәрсез югалды, әнием дә 40 яшендә үлеп китте, үлгән әнине кочаклап йоклаганым бүгенгедәй күз алдымда», - дип искә ала Камәрия апа. Кыз, Килдебәк мәктәбендә 7еллык белем алганнан соң, Сабага килеп РКШда 1 ел бухгалтерлыкка укый. Төрле районнардан килеп укыйлар иде, ди ул. РКШны тәмамлаганнан соң, Саба районы Шекше авылында 2ел балалар йортында тәрбияче булып эшли. Аннан балалар йортын Утарга күчерәләр, һәм ул Сабага кайтып, аптекада бухгалтер була. 1960 елда Сабабаш авылы егете Габделфәрт абый белән тормыш корып җибәрәләр. Шуннан бирле 56 ел эштә дә, тормышта да бергә. Камәрия апа башта хуҗалык товарлары кибетендә, аннан универмагта сатучы, Габделфәрт абый товаровед булып эшли. Бер-берсен хөрмәт итеп гомер кичерәләр, ни кызганыч, балалары гына булмый. Камәрия апа 1987 елда, Габделфәрт абый 1995 елда пенсиягә чыга. Икесе дә Хезмәт ветераны, күп кенә Грамоталары һәм Мактау кәгазьләре бар. Бүгенге көндә, пар канатлар булып, Сабада яшиләр.