1933 елның 3 мартында Тәмте районы каратал авылында туганмын. Әтием карт булу сәбәпле сугышка бармады, ләкин сугыш афәтен бик күп курде. Рамазан абыем 42 нче елның җәендә, Казанда эшләгән җиреннән 19 яшендә сугышка китте. Өч мәртәбә яраланып, Берлинга барып җитеп, 1945 елның кышында кайтты. Мин 1941 елны Каратал башлангыч мәктәбенә беренче класска укырга кердем. Ул вакытта өскә кияргә кием юк, ашарга черек бәрәнге белән улән иде. Соңрак кычыткан, алабуталарны да җыеп бетерәләр иде. Ул хәлләрнең барысын да язсаң, китап булып иде. 1945 елны мәктәпне тәмамладым. Шул язны гаиләбез белән көтү көттек. Сугыш бетте дигән хәбәрне кырда ишеттек.