Мин 15 мартның 1931 нче елында тудым. Балачагыбыз авыр елларга туры килде, ач - ялангач идек. Сугыш бышлануга әтием белән абыем сугышка киттеләр. Әтиемнең исеме Набиуллин Шәрәфи. Өйләр салкын иде, утыннарны урманнан үзебез кисеп чанада ташыдык. Барлык сугыш чоры балалары кебек мин дә әни белән уракка йөрдем, ындырда эшлэдем. Мәктәпкә укырга 1938 нче елда кердем. Беренче сыйныфта латин телендә укыдык, 2 сыйныфта кириллица өйрәндек. 1-4 сыйныфларда Чәбия Чирчи авылында белем алдым. 5-7 сыйныфта Завод Нырты мәктәбендә укыдык. Язарга дәфтәрләр юк иде, гәҗитнең чиста кырыена яза идек. Аннары уку 2 елга туктатылды, мәктәптә бик салкын иде, утын булмады шул.
Аллага шөкер, сугыштан әтием белән абыем исән-сау кайттылар. Ләкин сугыш беткәч тә әле җиңел булмады, шулай ук ач идек. Әммә, өйләр җылы иде, чөнки әти белән абый бар иде,- дип искә алды Тәгзимә апа сугыш елларын.