1927 нче елның 14 нче мартында Саба районының Эзмә авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы ветераны. Сугыш елларында фермада сарыклар карый. Бу чорларда, хатын – кызларга да ирләр хезмәтен башкарырга туры килә. Сафия апа биш ел тракторда тырышып эшли. Эзмә авылы егетенә кияүгә чыга. Тормыш иптәше белән Себер якларына китәләр. Сафия апа гаиләсе 3 кыз, 1 малай тәрбияләп үстерә. Аларга Лениногорский һәм Азнакай якларында да яшәргә туры килә.
Ниһаять, 2011 нче елда туган якларына Сабага әйләнеп кайталар.
1941 -1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 55 еллыгы хөрмәтенә Татарстан Республикасының истәлек билгесе белән бүләкләнгән. Фазылҗанова Сафия апа хәзерге көндә дә исән – сау, Альфира исемле кызы тәрбиясендә Сабада яши.