Корбангали Нургали улы ФӘХРИЕВ Әлки районының Иске Үргәгар авылында 1926 елда туган.1941нче елны 7 классны тәмамлый.1942 елдан комбайнчы булып эшли.1943 елда районның алдынгы комбайнчысы булу дәрәҗәсенә ирешә, норма буенча 180 гектар урынына 325 гектар иген урып җыя. 1944-1957 елларда җитештерүчәнлекне 322-1060 гектарга җиткерә.
1945 елны, Бөек Ватан сугышы елларында тылда фидакарь хезмәте өчен медале белән бүләкләнә. 1951 елда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты Почет грамотасы белән бүләкләнә. 1952 елда 980 гектар иген суктырып, "РСФСРның иң яхшы комбайнчысы" билгесенә лаек була. Ә инде 1953 елда 1000 гектар мәйданнан иген урып җыя.
Әлки районында "Алдынгы комбайнчы Фәхриев Корбангали исемендәге" приз булган.
Әлки хәбәрләре, 28 июль,2000ел.