Мин Җөринең указлы мулласы, Әхмәтшакир улы Фәйзелгаян кызы Сафия (Гаянова), 1926 елның 1нче февралендә Саба районы Алан-Җөри авылында туганмын. Сатыш тулы булмаган урта мәктәбенең 7нче классын тәмамлаган елны Ватан сугышы башланды. Сугыш елларында колхозда эшләргә туры килде. “Арыслан” колхозы гомуми җыелышы мине, 15 яшьлек кызны - бригадир, райком тәкъдиме белән Сатыш кызы Гөлбикәне колхоз рәисе итеп сайлады. Без ике яшь кыз әйбәт кенә эшлибез, үзебезчә тырышабыз инде. Куелган хезмәт бушка китмәде. Бу елны иген уңышы әйбәт булды. Ирләр сугышка китеп тора.Картлар, хатын-кызлар һәм яшүсмерләр көче белән уңыш югалтуларсыз җыеп алынды. Дәүләт җиткергән ашлык сату планы үтәлде. Орлыкка җитәрлек салынды. Колхозчыларга хезмәт көннәренә дә бирелде. Озакка сузылган авыр сугыш елларында эшләмәгән эш калмады: хисапчы да, завхоз булып та эшләдем. Беләккә көч-куәт кергәч, авыр хезмәтләр башланды: җәй көне иген эшендә, кышын урман кисүдә. 1945 елның апрель аенда мине Киров өлкәсенә торф чыгару эшенә җибәрделәр. Тынычлык язын шунда каршыларга насыйп булды. Авылга кайтуга, тагын колхоз эшендә җиң сызганып эшли башладым. Эшкә барышлый, районнан вәкил килгән, сине чакыралар дип, иптәш кыз туктатты. Алъяпкыч күкрәгендә медаль ялтырый, минем дә алъяпкыч күкрәгенә “1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларында фидакярь хезмәт өчен” ( “За доблестный труд”) медален беркетте. Сугыш туктады, инде укуны да дәвам итәргә вакыттыр, соң булса да, уң булсын дип, тәвәккәлләп, Саба урта мәктәбенең 8 нче сыйныфына килдем. Аны тәмамлагач¸ Казан педагогия училищесының II курсына кабул иттеләр. Мин аны читтән торып укып, уңышлы тәмамлап, “Башлангыч мәктәп укытучысы” дигән диплом алдым. Хезмәт юлымны 1947 елда Оет башлангыч мәктәбендә башладым. 1948 елда Юлбат мәктәбенә күчерделәр. Анда лаеклы ялга чыкканчы, балаларга башлангыч белем бирдем. Педагогик хезмәтем 34 елга сузылды. Намуслы хезмәтемне хөкүмәтебез югары бәяләде, “Хезмәт ветераны ” исеме һәм юбилей медальләре белән бүләкләндем. Вәгыйзь исемле фронтовик егеткә кияүгә чыктым. Ирем белән 6 бала: 4 ул, 2 кыз тәрбияләп үстердек. Бүгенге көндә 11 оныгым һәм 3 оныкчыгым бар. Кызганыч, улларымның 2се вафат инде. Олы улым игезәк сыңары Рафаэль Казан Химиклар сараенда киномеханик һәм техник җитәкче вазифаларын намус белән 20 елдан артык үтәде. Исеме, рәсеме химиклар сарае каршында Почет тактасында торды. 1953 нче елда туган улым Камил Фәләхов, Химия технология институтын (КХТИ) тәмамлап, соңгы сулышына кадәр Менделеев химия заводында инженер булып хезмәт куйды. Ике улым үз авылыбызда. Игезәк сыңары Наил улым, лаеклы ялга чыкканчы, колхозда механизатор һәм тимерче эшендә эшләде. Күршедә үз гаиләсе белән яши. Кызларым да тормышта үз урыннарында таптылар: намус белән эшләп, балалар үстереп, лаеклы ялга чыктылар. Кече улым Замир Юлбат урта мәктәбендә физкультура дәресләре укыта. Киленем татар теле һәм географиядән укучыларга белем бирә. Оныкларым Фәннур төзелеш һәм архитектура буенча югары белем алып (КГАСУ), армиядә хезмәт итеп кайтты. Хәзер Саба аграр көллиятендә эшли. Фәридә кызыбыз Казан федераль университетының экономика факультетының икенче курсында белем ала. Улым Замир һәм киленем Фирдания тәрбиясендә бик әйбәт гомер кичерәм. Рәхмәт аларга, тигез яшәп балаларының һәм булачак оныкларының игелеген күреп, саулык белән тигез яшәсеннәр иде, дип хәер догада торам. Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 6065, 70 еллык юбилей медальләре, 1946 елда “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен” медале белән бүләкләндем.