1932 нче елның 9 нчы апрелендә Саба районы Өч Нарат авылында туган.
Гаиләдә алар 3 кыз бала үсәләр, әтиләре үлеп китеп, бик яшьли ятимлек ачысын татырга, балачак белән хушлашырга туры килә аларга.
1941 нче елда 9 яшьлек Гөлчирә апага басудагы авыр эшләргә дә йөрергә туры килә. “Шулай итеп, 3 класс белем белән генә калырга туры килде”-дип искә ала ул.
1945 нче елда 13 яшьлек кыз колхоз атларын карый,шул ук вакытта пешекче хезмәтен дә башкара.
“Урак та урдым, көлтә дә ташыдым, ләкин күбрәк атлы эшләрдә эшләдем”, - дип искә ала, хезмәт ветераны ул авыр еллар турында.
19 яшендә Төрекмәкстан якларындагы Челикин шәһәренә китә һәм шунда эшли, 3 елдан кире туган якларына әйләнеп кайта.
1954 нче елда Түбән Шытсу авылы егете Закирҗан абыйга кияүгә чыгып, 4 ир бала тәрбияләп үстерәләр. Балалар тугач, кире Төркмәнстан Республикасы Челекен шәһәренә китеп, 30 ел шунда гомер кичерәләр.
1995 нче елда Сабага кайтып урнашалар, ә өч елдан 1998 нче елда ире вафат була.
Бүгенге көндә Гөлчирә апа төпчек уллары Гаделҗан гаиләсе тәрбиясендә матур гомер кичерә.