1926 нчы елның 16 нчы мартында Марий Иленең Күлбаш авылында туа.
Әтием Шиһабетдин, әнием Шәмсурый исемле иде. Әтием 41 яшендә сугышка киткән җиреннән кайтмады. Без әтидән 5 бала калдык. 1939 нчы елда авылдан вербовать итеп Ерак Көнчыгышка җибәрделәр. Сугыш башланганда миңа 15 яшь иде. Әти леспромхозда, без, яшьүсмерләр, колхозда эшләдек, саго утадык, печән чабарга җыенып йөргән вакыт. Сугыш башланган хәбәрне полевой станга безне җыеп хәбәр иттеләр. Шушында үлеп калырбыз кебек иде ул чакта. Сугышның беренче кышын урман кисүдә идем, ледянка (урман ташу өчен юл) себерә идек. Язга иптәшләремә сплавка китәргә повестка килде. Минем паспортым юк иде, ләкин алардан калмас эчен 80 чакрым юлны йөреп кайтып паспортлы булдымда, иптәшләремнән калмадым.
1943 нче елның көзендә Владивостокта ФЗУга укырга кердем, укуы, эше бергә иде. Эштә 300 грамм ипи бирәләр иде, шуның бер өлешен акчага әйләндереп әниләргә булыша идем. Әти хәбәрсез югалганчы пособие ала идек, аннан пособиесез дә калдык.
Сугыш беткән хәбәрне заводта смена вакытында хәбәр иттеләр. Кайсы сөенеп елый, кайсы шул арада гына үлем хәбәре хаты алган иде. Начальство завод ишек алдына җыеп сугыш беткәнен әйтте. Эш урыннарын ташлап митингка чыктык.
1947 нче елга кадәр Ворошилов исемендәге суднолар төзү заводының литейный цехында эшләдем. Әнинең туган ягына кайтасы килде, юлга кузгалып озаклап кайттык. Туган якка юлыбыз авыр иде. Кайткач җәен колхозда эшләдем, кыш көне Суслонгерда урман кистек. Аннары дуңгыз фермасында эшләдем. 1951 нче елда авылда бар нәрсәбезне сатып бөтенләйгә китеп бардык. Ә инде 1960 нчы елда иптәшем белән танышканнан соң Саба районына, иремнең туган ягына, яшәргә кайттык”.
Бүгенге көндә Солтания апа, улы Равил, килене Нурия белән Олы Нырты авылында яши.