Югары Әлки егете Хазыймга сугыш башлаганда 17 яшь кенә була. 1942 елның 12 августында ул мобилизацияләнә.
Харьков тирәсендәге сугышларда пулеметчы буларак катнаша һәм берничә тапкыр яралана. Сугышларның берсендә ул каты яралана һәм, аңын җуеп, өч көн буена канга батып ята. Бары дүртенче көнне генә аны санитарлар табып алалар.
Белгородтагы чиркәүгә урнашкан госпитальдә тугыз ай дәваланганнан соң, аны тездән югары киселгән аягы белән демобидизациялиләр. Хазыйм Фәрхетдинов күп кенә үхөкүмәт бүләкләрен ия.
“Ватан өчен!” китабыннан 2005г.