Татар совет әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе — шагыйрь һәм прозаик Шәйхи Маннур (Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров) 1905 елның 15гыйнварында элекке Казан губернасы Тауиле волостенең Мамадыш өязе (хәзерге Татарстанның Мамадыш районы) Тулбай авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылы һәм күршедәге Дусай авылы мәдрәсәләрендә ала. Бөек Октябрь революциясеннән соң Шәмәк авылында ачылган «икенче баскыч эш мәктәбе»ндә укый. 15 яшендә Мамадыш шәһәрендәге педагогия курсларына укырга китә. 1921 елның җәендә, ачлыктан качып, аның әтисе Фәрхулла абзый бөтен гаиләсе белән Кузбасстагы Анжерка-Судженка шахталарына күчеп китә. Шунда уналты яшьлек Шәйхелисламның хезмәт юлы башлана: ул башта Анжеркадагы шахталарның хуҗалык бүлегендә кара эшче, аннары Андреевка руднигында башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли. 1923 елда аны Свердловск Халык мәгарифе институтының хәзерлек курсларына укырга җибәрәләр, ике-өч айдан соң, институт ябылу сәбәпле, аңа укуын Свердловскидагы бер еллык совет-партия мәктәбендә дәвам итәргә туры килә. Кечкенәдән үк әдәбиятка мәхәббәт тоткан һәм шигырьләр язгалаган Ш. Маннур, Свердловскига килгәч, чынлап торып әдәби иҗат эшенә керешә: 1923 елдан башлап, Урал төбәге татарлары өчен чыгарыла торган «Коммунист» газетасы һәм «Шәпи агай» исемле журнал битләрендә, соңга таба Казан һәм Мәскәү татар көндәлек матбугатында аның күп кенә шигырьләре һәм әдәби язмалары дөнья күрә. 1924 елда совет-партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, Ш. Маннур өч елга якын Себернең төрле төбәкләрендә: ерак Тобол урманнары уртасындагы Тукыз исемле борынгы татар авылында — уку йорты мөдире, Тобол шәһәрендә — балалар йорты мөдире һәм округ комсомол комитетының милли бүлек инструкторы, Уралдагы Карабаш шахталарында — колчедан чыгаручы һәм Новосибирск шәһәрендә «Азат Себер» газетасы редакциясендә секретарь булып эшли. 1927—1929 елларда армия сафында. Минск шәһәрендәге аерым элемтә эскадронында атлы кызылармеец булып хезмәт итә. 1928 нче елны Ш.Маннур Кызыл Армиядән ялга кайтканда Казандагы язучылар белән таныша, һәрбер якшәмбедә җыела торган ул вакыттагы яшь язучылар түгәрәгенә йөри һәм үзенең шигырьләре белән чыгышлар ясый. Армиядән кайткач, Донбасс якларына китеп, 1932 елга кадәр металлургия заводында — эшче-прокатчы, шахтерлар мәктәбендә — укытучы-ликбезчы һәм мәшһүр Днепрогэс төзелешендә бетончы хезмәтендә була. Бөек Ватан сугышы башлангач, шагыйрь үзе теләп фронтка китә, хәрби газеталарда эшләп, күп санлы хәбәрләр, очерклар, шигырьләр бастыра.
Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз (1945), соңрак Халыклар Дуслыгы (1975), «Почет Билгесе» (1957) орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә.