Хат башы
Сезки әнкәем шәрифәләренә сезнең улыгыз Габдрахманнан бик сагынып һәм бик саргаеп, бер күрергә моң-зар булып сәламнәремне язып, хәер-догагызны көтеп калам. Зур апага синең туганыңнан бик сагынып, бик саргаеп, күптин-күп сәламнәремне язып калам. Яраткан улым Әхәткә армия сафларында булган әтиеңннән, сезнең нурлы йөзегезне төштә күрергә тилмереп, чиксез сәламнремне язам. Әниеңнәргә һәрбарчасына аерым-аерым сәлам әйтеп, минем исемнән хат яз. Үземә килгәндә, бер көйгә исән-сау яшим. Сез дә сәламәттер дип уйлыйм.
Белгәнегезчә, үзем хаман да станция урманында торам. Инде бу көндә эш күбәеп китте. Чөнки складка әйберләрне күп ташыйлар. Мин кабул итеп торам. Әхәт, мин моннан сезгә ике хат, әниеңнәргә бер хат салган идем. Әле сездән хат алганым юк, мартның бишләренә таба сездән хат көтәм. Олаучылар Ульяновадан килгәннәр иде. Аларга әйткәннәр, сиңа хат бар иде, Вәли алды дип. Син инде аны Ульяновага язган булгансың. Вәли алып килер әле. Хәер, монда күчеп килгәнче әле соңгы адрес буенча язып тордым. Әхәт, әлегә хичнәрсә билгеле түгел. Әхәт, улым, башка бер хәбәр дә юк, тик үземнең кайда икәнне белдерү өчен генә язам. Хатыңны еш сал. Һәрбарчагызга хәерле гомерлөр теләп калам. Хуш, улым, хуш!
27.02.1942 ел.