Гомер агымсу сыман, бернигә карамый ага да ага, чәчләргә чал, маңгайга буразналар сала.
Дәү әнием еш кына: "Кызым, кыз баланың язмышы - җиргә төшкән орлык кебек, я уңдырышлы, яхшы туфракка төшеп гөрләп чәчәк атып китә, я аяусыз җилләргә эләгеп юкка чыга. Бу һәрвакыт шулай булган һәм булачак",- дип әйтергә ярата иде. Минниса әбинең язмышы исә нәкъ менә уңдырышлы туфракка төшеп мул уңыш биргән. тормыш иптәше Мифтах белән бер-берсен яратышып, хөрмәт итешеп яшәгәннәр алар. Бер-бер артлы өч балалары дөньяга килгән. Тик кызганыч, төпчек кызлары Гөлминкә яшьли гүр иясе булган. Алар бәхетләрен сынап карарга уйлыйлар - Ярославль шәһәренә күченеп китәләр. Биредә Минниса торф эшкәртүче була. Әмма яңа урында озак та яшәп өлгермиләр - Бөек Ватан сугышы башлана. Мифтах гаиләсен алып туган якларга юл тота. Алпарга кайтып төпләнәләр. Гатлә башлыгы хәрби комиссариатка барып, үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның теләген канәгатьләндерәләр. Әмма туган ягына, гаиләсе янына кире кайтырга насыйп булмый аңа. Фәсаховлар гаиләсенә, әтиләренең яу кырында баш салуы хакында, кара кәгазь генә килеп җитә.
Минниса апа колхозда төрле эшләрдә эшли, балаларын устерә.Ике улы да буй җиткерә, олысы Әсхат, Сафия исемле кызга өйләнеп, авылда төпләнеп кала. Бергәләшеп дүрт бала үстерәләр. Кечкенә малае Самаи Грузиядә яши.
Л.Гафурова (Әлки хәбәрләре,27 апрель,2002 ел, № 34, "Йөз яшәр Минниса әби".)