Фәтхетдинов Мөхәммәтвакыйф Фәтхетдин улы Кукмара районы Түбән Казаклар авылында гомер кичерә. Ул 1923 нче елның 15 ноябрендә 4 нче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә алар 6 бала булалар, 3 кыз һәм 3 малай. Дүртенче классны Вакыйф абый Түбән Казаклар башлангыч мәктәбендә укып , 5-6 нчы классларны Зур Сәрдек авылы мәктәбендә дәвам итә. 1939нчы елда килешү нигезендә Кукмарадан Бурят Монголиясенә тимер юлда гади эшче булып эшкә китә. 1942 нче елның февраленнән Мәскәүдә, тимер юлларны ремонтлау өчен хәрбиләштерелгән частьта 2 ай эшли. Шул ук елны Калуга военкоматы тарафыннан чакырылып, хәрби частька җибәрелә. Ул Владимир шәһәрендә 2 ай телефонист – связистлыкка өйрәнгәннән соң фронтка җибәрелә. Фронтта 9 нчы дивизия составындагы 22 нче гвардия полкының 1 нче батальонында телефонист –связист булып хезмәт итә. ”Безнең дивизия күбрәк 3 нче Армия составында дошманны беренче сызыктан кузгатып җибәрү өчен кулланыла иде”- дип искә ала ул дәһшәтле көннәрне ветераныбыз. Беренче тапкыр 1943 елның 4 февралендә яраланып, Калинин шәһәрендә госпитальдә ятып чыкканнан соң яңадан фронтка җибәрәләр. Икенче яралануын 1943 елның 23 мартында ала. 1945 елның 9 февралендә 3 нче яралануы белән Горький шәһәрендә ятып дәваланганда Җиңү шатлыгын ишетә. 1946 елның 10 февралендә 3 тапкыр яраланучылар өчен Указ нигезендә армиядан азат ителә. Дошманга каршы күрсәткән батырлыклары өчен Вакыйф абый хөкүмәт тарафыннан III дәрәҗәдә Дан Ордены, ике тапкыр “Батырлык өчен”, бер тапкыр “Күрсәткән батырлыклары өчен” Орденнары белән бүләкләнә, ике тапкыр “Кызыл Йолдыз” Ордены кавалеры иясе була.
1957 елда туган якларына әйләнеп кайта. Тормыш әкрен генә үз җаена тәгәри. Тормыш иптәше Фәүзия апа белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр . Ул тыныч тормышта да тырышып эшли. Лаеклы ялга чыккач та “Урал “ колхозында ревизия комиссиясе рәисе булып хезмәт куя.Хәзерге вакытта Вакыйф абыйның балаларының һәркайсының үз тормышы бар. Ул балаларына, оныкларына сөенеп, улы Мирсалих һәм килене Эльмира тәрбиясендә гомер кичерә.