«Бабаемның җиңү юллары».
Бабам, Фәтхетдинов Вакыйф 1923 елның 15 ноябрендә Түбән Казаклар авылында туа. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә ала. Җиденче сыйныфны Зур Сәрдектә тәмамлый. Бабам яшен арттырып документ ясата да бәхет эзләп Бурят Монголиягә тимер юллар, күперләр төзергә китә. Унҗиде яшеннән Себер Хәрби тимер юлында эшли башлый. 1941нче елда сугыш башлангач аны Мәскәү тимер юлына алып китәләр. Бу вакытта немецларның Тула шәһәренә һөҗүм иткән вакытлары була. Немецларның юлын бүлү максатыннан бабамнар тимер юлларны җимерәләр. Ә инде фашистлар Мәскәү яныннан чигенгәч, әлеге юлны кабат торгызалар. Бабай 1942нче елның 3 гыйнварныда беренче тапкыр 9 нчы девизиядә сугышка керә. Ул элемтәче була.
1943нче елның 4нче февралендә Смоленск фронтында беренче тапкыр яралана.
Күкрәгенә снаряд ярчыгы эләгә. Яраланган бабамны, иптәше җилкәсенә салып санчастька алып килә. Шуннан соң бабам Калинин шәһәрендә госпитальдә бик озак дәвалана. Аннары кабат сугышка керә.
Элемтәче бабамның һәр минуты исәптә була. Авылдагылар белән хат та языша алмый ул. Кыр кухнясы килеп җиткәнче ач та торалар, юынмыйча да бик күп йөрергә туры килә аларга.
Каты бәрелешләр вакытында бабам икенче тапкыр 1943 елның 23 мартында яралана, ә өченче тапкыр яраларын 1945 елның 23 нче апрелендә Горький госпиталендә ямыйлар. Соңгы тапкыр яралануы Җиңү алдыннан булган. Бөек Җиңү таңын ул госпитальдә каршы алган.
- Иртәнге сәгать бишләрдә урамда берөзлексез атыш башланды. Ни булганын да аңламый торабыз. Кемдер: “Дуслар! Сугыш бетте! Җиңү! Җиңү! – дип кычкыргач, сөенечтән ни эшләргә дә белмәдек. Аягыннан йөри алганнар белән тизрәк тәрәзә янына җыелыштык. Ә урамда халык шатлыктан бер-берсен кочаклый, пилоткалар күккә чөелә, кемдер дәртләнеп бии, кемдер елый..., - дип искә ала ул Җиңү бәйрәмен. Җиде яшьлек вакытында биек тупыл агачыннан башы белән егылып төшкәндә исән калган бабам, сугыштан да исән-имин кала.
Сугыш тәмамлангач бабам танк училищесына укырга керә. Тик саулыга какшау сәбәпле аны тәмамлый алмый. Бабамны запас полкка Пруссиягә, трофейлар төялгән эшелоннарны сакларга җибәрәләр. Бабам көлеп:”Мин бик җитез, бәләкәй егет идем. Шуңа да мине иптәшләрем “живой татарин” дип йөрттеләр”,- ди. ”Әй, бабай, ул трофейларның берәресен эләктергэн булсаң”, - дим елмаеп. Ә бабай коры гына:”Чын солдат байлык эзләп йөрми ул!”,- дип кенә җавап кайтара.
Сугыштагы батырлыклары өчен бабам ике Кызыл йолдыз, өченче дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнгән. Бик сирәк солдатта гына була торган хәл- “Батырлык өчен” медале дә икәү аның.
Башкалар сугыштан 1945 елның май ахырларында туган якларныда кайта башласа бабама әти-әнисе белән 1946нчы елның февраль аенда гына күрешергә насыйп була. Бу вакытта инде ике абыйсы сугышта үлеп калганнарын белә. Сугыштан соң бабам колхозда хезмәт куя. Әбием белән 5 бала үстерәләр. Бабама бик күп җәмәгатьчелек эшләрен дә алып барырга туры килгән. Бабамны эшендә беркайчан да кыерсытмаганнар, үзе дә кешеләрне рәнҗетмәгән. Аны һәрчак хөрмәт иткәннәр. Тормышның ачысын да, төчесен дә татыган бабам тормыштан беркайчан да зарланмый. Ләкин яралары үзенекен итә, сызлана шул бабамның тәннәре. Бүгенгесе көндә ул безнең белән яши. Әле дә безгә үзенең акыллы киңәшләрне бирә. Тормышта тәвәккәл булырга, акыл белән эш итәргә, бернидән дә курыкмаска, үткәннәрне онытмаска куша ул. Үз чиратымда мин дә аның иңнңренә башым салып сүз бирәм: “Бабам, Ватаныбыз хакына күрсәткән батырлыкларың, гүзәл киләчәк турындагы якты хыялларың һәм уйларың, нурлы йөзең минем күңелемдә мәңге сакланыр!”.
Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Юк, җиңел генә бирелмәгән безгә тынычлык, шуңа күрә дә без аның кадерен белергә тиешбез. Без бәхетле яшәсен өчен егерме җиде миллион кеше яу кырында ятып калган. Без аларга баш иябез, илнең тынычлыгын сакларбыз, изге туфрагыбызга вәхшиләрнең аягын да бастырмабыз, дип ант итәбез.
Инде беребезгә дә, беркайчан да сугыш ачысын, газапларын күрергә язмасын. Дөньялар тыныч булсын. Рәхәт тормышның кадерен белеп яшик.
Фәтхетдинов Булат Мирсалих улы
(Олыяз урта гомуми белем бирү мәктәбе, 6 нчы сыйныф)