1931 елның 8 февралендә Йосыф - Алан авылында туганмын. Гаиләдә җиде бала, мин өченчесе. Миңа 10 яшь булганда, сугыш башлана. Әтиемне Комар урманында утын кискән җиреннән алып китәләр, аның бер генә хаты килә. Соңыннан хәбәрсез югалганнар исемлегендә дигән хәбәр алдык. Мине 12-13 яшьләрдә фермага эшкә куйдылар. Анда тавык, сарык, сыерлар бар иде. Колхозга нәрәт килгәч, мине, 20 яшьлек кызны, Кемерова өлкәсенә эшкә җибәрделәр. 2 ел эшләп кайттым. Сабада крахмал заводында эшләдем. Җәйгә чыккач, Шәмәрдән-Курсабаш станция аралыгында юл төзүдә катнаштым. Тагын колхозга нәрәт килгәч, Мәскәү астына шахта чистартырга җибәрделәр. Шахта авызы казыдык: диаметры 7 метр, тирәнлеге 7 метр. Бетон заводында раствор ясап тордык, плитәләр ясадык. 1956 елның май аенда Фәттахов Зиннур Борһан улы белән тормыш кордык. 3 бала тәрбияләп үстердек. Улыбыз Илдар Юлбат авыл хуҗалыгында механизатор, кызыбыз Диләрә сәламәтлек өлкәсендә эшләп лаеклы ялда, улыбыз Илсур Казан шәһәрендә гаиләсе белән яши һәм эшли. Мин, пенсиягә чыкканчы, “Искра” колхозында эшләдем. 1981 елда лаеклы ялга чыктым. Тыл ветераны, 1995 елда “1941-45 еллардагы батыр хезмәте өчен” медале, Бөек Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 еллык юбилей медальләре белән бүләкләндем. Бүгенгесе көндә улыбыз Илдар, киленебез Рәшидә тәрбиясендә Йосыф - Алан авылында яшибез