Фәйзетдинова Асия Фатыйх кызы 1925 елның 19 июлендә Сатыш авылында гади колхозчы гайләсендә 3 бала арасында 2 нче бала булып дөньяга килә. Әтисе Фатыйх бик каты авырып үлеп китә. Әнисе Рауза колхоз эшендә эшли, ялгызы 3 бала үстерә,аякка бастыра.
Аның балалык еллары бик авыр чорга туры килә. Сатыш авыл мәктәбендә 7 класс белем ала. 13-14 яшеннән үк Шәмәрдәнгә ат белән ашлык ташырга йөргән. 16 яшендә Сослангирга утын ташырга җибәрелә. Сугыш елларында Апас якларында Апас якларында квартирада торып, бер телем ипиләрен муеннарына асып, чабата киеп акоп казый. Сугыш елларыннан соң Артельда эшләгән. Төрле киемнәр тегер өчен товарны Казаннан чана белән ташыган.
1947 елда Урта Сабадагы сугыштан гарипләнеп кайткан, ләкин аңа карамастан көче ташып торган егеткә - Ташмөхәммәткә кияүгә чыга. Алар 7 бала карап үстерәләр. 1949 елда беренче кызлары Минненур, 1957 елда уллары Сәүбән, 1962 елда Рифкәт, 1964 елда кече уллары Әсхәт туа. Алар бер гайлә булып, дус-тату яшиләр. Шул 7 балага белем биреп, аякка бастырып, башлы-күзле итеп, озын тормыш юлына озаталар. Бергәләшеп ат карыйлар, басуда урак белән кукуруз, борчак уралар, төрле колхоз эшләренә йөриләр.
1996 елда яраткан иптәше авырып үлеп китә. Ул 20 оныгына, 22 оныкчыгына яраткан әби булып кече улы Әсхәт гайләсенең карамагында 90 яшенә кадәр яши. Ләкин 2015 елда каты авырып, урын өстенә кала һәм шул елның 11 августында якты дөньядан мәңгелеккә китә.